news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Традицион гаилә кыйммәтләре» иске обряд форумын ачты

Миңнеханов «Традицион гаилә кыйммәтләре» иске обряд форумын ачты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Казанда ТР Милли китапханәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Традицион гаилә кыйммәтләре» бөтенроссия иске обряд форумын ачу тантанасы узды.

Форумда 200гә якын катнашучы җыелды. Алар арасында Россия һәм чит илләр — Австралия, Казахстан, Молдова, АКШ иске обряд җәмгыятьләре руханилары бар. Бу күп балалы гаиләләр, эшмәкәрләр, халык һөнәрчелеге осталары.

«Форум республика масштабында гына түгел, гомумроссия масштабында күренекле вакыйга булачак. Иске обрядчылык тарихы безнең республика тарихы һәм аның күпмилләтле халкы белән тыгыз бәйләнгән. Мөселманнар, рус православие чиркәве һәм башка диннәр һәм конфессияләр вәкилләре белән беррәттән, иске обрядчылар күп гасырлар дәвамында республика тормышында мөһим роль уйнаган», - диде Рөстәм Миңнеханов форумны ачканда.

Аның сүзләренчә, Татарстан бүгенге көндә иске обрядчылыкның әһәмиятле үзәге булып кала бирә, ә әлеге форум – моңа дәлил.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100