Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «ТР муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең ХХ съездында катнашты
Бүген Казанда «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең ХХ съезды уза. Анда катнашучылар хезмәткә сәләтле халык авыллардан китү проблемасы, мини-фермаларны, терәк торак пунктларны үстерү перспективалары, шулай ук юлларны ремонтлау, су белән тәэмин итү системаларын модернизацияләү, паркларны һәм скверларны, ишегалларын яңарту, махсус хәрби операция катнашучыларвна һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыша. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
«Бүген Татарстан муниципаль берәмлекләре советы 20нче, юбилей съездын уздыра. 2005 елның сентябрендә җирле органнарга сайлаулар узды, муниципаль хакимият үз эшчәнлегенә кереште. Бүгенге көндә без – Россиянең иң күп муниципалитетлар саны (956) булган төбәге. Җирле үзидарә системасында 15 меңнән артык депутат һәм муниципаль хезмәткәр эшли», - диде «ТР муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, съезд эшендә депутатлар, ветераннар, махсус операция хәрбиләре катнаша.
«Районнарда депутатлар корпусы составына махсус хәрби операция катнашучылары сайлануы бик мөһим. Аларның тәҗрибәсе һәм сәләтләре хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә файдалы», – диде Гобәйдуллин.
Съездда катнашучылар шулай ук республикада җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстанның җирле үзидарә системасы үз эшен 20 ел элек башлап җибәрде. Узган елларда республикада тиешле норматив-хокукый база кабул ителде, җирле хакимияттә идарә итүнең зур тәҗрибәсе тупланды.
Социаль-икътисади үсешнең комплекслы программаларын гамәлгә ашыру шәһәр һәм авыл җирлекләре инфраструктурасын төзергә, яңартырга һәм үстерергә, җирле үзидарә органнарының матди-техник һәм кадрлар базасын ныгытырга мөмкинлек бирде.
«Ил зур үзгәрешләр кичерә. Соңыннан үкенмәс өчен, дөрес юл сайлау мөһим. Бер дәрәҗәле система да булырга мөмкин, әмма моның өчен билгеле бер шартлар кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстанда бик күп программалар авыл территорияләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Алар алга таба гамәлгә ашырылачак.
Фикер алышулар нәтиҗәсендә киләсе елга өстенлекле бурычлар билгеләнәчәк һәм 2026 елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралар планы әзерләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз