news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ТР белән Петербург политехника университеты арасында берничә килешү имзалады

Миңнеханов ТР белән Петербург политехника университеты арасында берничә килешү имзалады
ТР Рәисенең матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка сәфәре барышында Татарстан Республикасы белән Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университеты арасында берничә килешү имзалау тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Санкт-Петербург политехника университеты мәгариф һәм фән өлкәсендә югары белем бирү системасының нәтиҗәле эшләвенә, квалификацияле белгечләр әзерләүгә, кадрларның квалификациясен күтәрүгә һәм фәнне һөнәри белем белән интеграцияләүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Килешүне Иннополис университеты да имзалады, аның белән гамәлдәге белем бирү программаларын камилләштерү һәм яңаларын булдыру, шулай ук уртак фәнни тикшеренүләр турында килештеләр. Робототехника һәм пилотсыз авиация системалары өчен композицион материаллар һәм технологияләр өлкәсендә фәнни-тикшеренү лабораториясе булдыру күздә тотыла.

Моннан тыш, «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты Санкт-Петербург политехника университеты белән инженерлык әзерлегенең яңа төрләрен эшләү, фәнни тикшеренүләр һәм уртак белем бирү проектларында хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады.

А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты да (КАИ) Санкт-Петербург политехника университеты белән хезмәттәшлек итәчәк. Килешү кысаларында яклар уртак фәнни-белем бирү проектларын гамәлгә ашырырга, шулай ук зур фәнни-җитештерү инициативаларын үстерүдә ярдәм итәргә ниятли.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100