Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов төзекләндерү өчен парклар һәм скверлар сайларга чакырып видео урнаштырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов янә республика халкын онлайн-тавыш бирүгә кушылырга һәм нинди объектлар, иҗтимагый киңлекләрнең беренче чиратта тәртипкә китереләчәген сайларга чакырды. Үзенең телеграм-каналында урнаштырылган видеороликта инде яңартылган парклар, скверлар, яр буйлары, ишегаллары, балалар һәм спорт мәйданчыклары сурәтләнгән.
«Үз паркың, ишегалдын яки яр буен яхшырак ит! Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирегез. Иң күп тавыш җыйган объектлар инде быел ук төзекләндереләчәк», - дип язган Миңнеханов ролик астына.
Искәртеп узабыз, өстенлекле рәвештә төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекне сайлау буенча тавыш бирү кичә башланды һәм ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Теге яки бу объектны gorodsreda.tatar.ru порталында, сайтта һәм «ТР Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында сайларга мөмкин. Анда республикада яшәүче 14 яшьтән олырак һәркем катнаша ала.
Быел объектлар исемлегенә барлыгы 267 иҗтимагый киңлек кертелгән. Кешеләр шулай ук 2024 елда ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы буенча өстенлекле рәвештә яңартылачак 200 ишегалдын билгели ала.
Быел исемлеккә 32 муниципаль берәмлектәге 2145 ишегалды кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз