Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов төзекләндерелгәннән соң ачылган Салих Сәйдәшев музеенда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев музеенда булды. Ул музыкантның тууына 125 ел тулу уңаеннан ачылды. Бу хакта ул үзенең МАХ каналында хәбәр итте.
«Күренекле ватандашыбыз, композитор Салих Сәйдәшев музеенда һәм шагыйрь Евгений Боратынскийның Россиядә бердәнбер булган әдәби музеенда булдык, ул аның гаиләсе утарында урнашкан!», – дип яза ТР Рәисе.
Ул музейда балалар өчен, шул исәптән махсус хәрби операция сугышчылары балалары өчен яңа ел алды чаралары уздырылуы турында әйтә.
«Салих Сәйдәшев музее да элек ул 20 ел яшәгән бинада урнашкан. Музей озак вакыт төзекләндерү узды һәм мәшһүр композиторыбызның тууына 125 ел тулу уңаеннан ниһаять ишекләрен кабат ачты. Музейларга рәхим итегез!» - дип язган Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз