news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Төшкә кадәр Татарстанда 55 бала туды – сафларның тагын да тулылануын көтәм

Татарстандагы бала табу йортларында иртән инде 55 сабый дөньяга аваз салган. Аларның туган көннәре Әниләр көненә туры килүе символик мәгънәгә ия, дип искәртте республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген республикада 55 сабый туды. Бу әле көннең беренче яртысында! Әниләребезне тәбрик итәм! Бу бәхетле көннең Әниләр көненә туры килүе символик мәгънәгә ия!», - дип искәртте ул үзенең телеграм-каналында һәм яңа туган сабыйларга сәламәтлек, бәхет теләде («Барлык балалар да сәламәт һәм бәхетле булсын!»).

Соңыннан ул, шаяртып, көн ахырына кадәр «татарстанлыларның сафлары тагын да тулылануын» көтәм дип искәрткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot