news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Төркиянең TOGG заводында электромобильдә йөреп карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурсада TOGG автомобиль заводында булды. Предприятие буенча экскурсия анда эшләнгән электромобильнең тест-драйвы белән тәмамланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автомобиль төзелеше компаниясе 2019 елда беренче төрек электромобилен төзү проектын гамәлгә ашыру өчен ачылган иде. Рөстәм Миңнехановка электромобильләрне җитештерү куәте буенча ике төрле двигатель белән чыгарылуы планлаштырыла, дип сөйләделәр.

Киләчәктә модель рәте биш машинаны үз эченә алачак. Заказлар алу 2023 елның февраленә планлаштырылган, ә гамәлгә ашыру - март аена. Елына 175 меңнән артык электромобиль эшләп чыгару планлаштырыла. Завод 90 процентка автоматлаштырылган.

Завод җитәкчелеге вәкилләре Татарстан Президенты килүен «зур хөрмәт» дип атады. «Сезне шундый проект белән котлыйбыз. Узган елның июнендә сез аны безгә тәкъдим иттегез, һәм бүген үк производствоны күрү мөмкинлеге бар. Проектның бик уңышлы булачагына ышанам», - диде Миңнеханов.

Татарстан Президентына проект турында җентекләп сөйләделәр, эретеп ябыштыру һәм җыю цехын күрсәттеләр. Аннары электромобиль тест-драйвы оештырылды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2021 елның июнендә Рөстәм Миңнеханов Төркиянең TOGG электромобиле өчен технологияләр эшләнә торган «Мәгълүмати технологияләр үзәне»ндә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot