news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Төркиянең идарәче партиясе башлыгы урынбасарын Kazan Forum га чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Гаделлек һәм үсеш партиясе рәисенең икътисади эшләр буенча урынбасары, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме әгъзасы Нихат Зейбекджи белән очрашты. Гаделлек һәм үсеш партиясе Төркиянең идарәче партиясе санала, аның җитәкчелеге вәкиле Татарстанга эш сәфәре белән килде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Стратегик караш төркеме утырышында һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумында катнашуга бәйле мәсьәләләр каралды.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Нихат Зейбекджинең бу чараларда катнашуы, бигрәк тә Төркиянең ислам дөньясында тоткан урынын исәпкә алып, мөселман халыклары арасындагы элемтәләрне ныгытуга сизелерлек этәргеч бирәчәк.

Татарстан Төркия бизнесының киләчәктә дә республикада проектларын үстерүгә, төбәкне Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен мәйданчык итеп куллануга карата кызыксыну белдерә, дип искәртте ТР Рәисе.

«Татарстанга килү миндә һәрвакыт канәгатьлек хисләре уята. Чакыруыгыз һәм кунакчыллык күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук Татарстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыруда да бик теләп катнашам», – диде Нихат Зейбекджи.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы ел саен Татарстан башкаласында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уза. 2024 елда чарага 87 илдән 20 меңнән артык катнашучы җыелды. Форум кысаларында ислам банкингы, партнерлык финанславы, эшмәкәрлек, инвестицияләр, логистика һәм хәләл яшәү рәвеше темалары кузгатыла. Бу юлы ул 13-18 майда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100