news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Төркия вәкилләре белән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү турында сөйләште

Миңнеханов Төркия вәкилләре белән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү турында сөйләште
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Анкарага визиты кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды. Төркия Бөек Милли Мәҗлесенең сәнәгать, сәүдә, энергетика, табигый ресурслар, мәгълүмат һәм технологияләр комиссиясе рәисе Мостафа Варанк һәм Гаделлек һәм үсеш партиясе рәисе урынбасары, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Нихат Зәйбәкҗи белән очрашу булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Республика лидеры билгеләп үткәнчә, Төркия вәкиленең төркемдә катнашуы, Төркиянең ислам дөньясында тоткан әһәмиятле ролен исәпкә алып, мөселман илләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга этәргеч бирә.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында ассызыклаганча, агымдагы геосәяси киеренкелек шартларында республика Төркия белән сәүдә-икътисади элемтәләрне алга таба үстерүгә аерым әһәмият бирә. Очрашу кысаларында яклар Татарстанда да, Төркиядә дә компанияләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эре уртак проектлар турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot