Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Төркия түрәләре белән очрашуда: Яңа проектларга өметләнәбез
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында Төркия сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан һәм Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Зәкәрия Чёшту белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Рәисе Төркия түрәләренә Татарстанга килүләре һәм форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Кунаклар шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасында эшләүче Төркия предприятиеләрендә булачак, дип көтелә.
«Без Төркия белән сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә традицион рәвештә зур әһәмият бирәбез. Моңа делегацияләр белән актив алмашу, Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгының һәм Татарстанның Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең нәтиҗәле эше, турыдан-туры авиация элемтәсе ярдәм итә», - диде Миңнеханов.
Татарстан Рәисе бәяләвенчә, икътисади өлкәдә үзара элемтә актив үсә – беренче чиратта бу инвестицион хезмәттәшлек. Төркия компанияләре республикага якынча 2 миллиард америка доллары инвестицияләгән. Төркия җитәкчелеге һәм шәхсән Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган ярдәме белән төбәктә берничә заманча завод төзелде, алар барысы да уңышлы эшли. 2023 елда үзара товар әйләнеше 2,9 миллиард долларга якын булды, ягъни 2,5 тапкырга диярлек үсеш күрсәтте.
«Безнең өчен Төркия бизнесының алга таба да Татарстанда үз проектларын үстерүе кызыклы. Безнең республика Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен мәйданчык буларак чыгыш ясарга әзер. Без сезнең компанияләргә киләчәктә дә ярдәм итәргә әзер. Яңа уртак проектларга өметләнәбез», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
Мәхмүт Гюрджан Татарстанның икътисадта һәм инвесторлар белән эшләүдәге казанышларын югары бәяләде. «Җылы кабул итүегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Сәүдә-икътисади элемтәләребезнең үсүен күрәбез. Татарстанда эшләргә теләүче Төркия инвесторлары саны бу хакта сөйли», - диде Төркия Сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары.
Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы башлыгы урынбасары Зәкәрия Чёшту, үз чиратында, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне актив үстерергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз