news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалыкта энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча тәкъдимнәр әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык тармагында энергия нәтиҗәлелеге буенча тәкъдимнәр кертте.

«Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясе рәисе буларак, бу тармакта энергия нәтиҗәлелеге буенча берничә тәкъдим әйтәсем килә. Бүген коммуналь оешмаларның төп керем чыганагы – хезмәтләргә булган тарифлар. Әмма әлеге керем челтәрләрне тулысынча тәэмин итүгә һәрвакытта да җитәрлек булмый. Бу хезмәтләр буенча булган бурычларга һәм башка сәбәпләргә бәйле», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, торак йортларда энергия нәтиҗәлелеген арттыруның төп чыганагы – аларга капиталь ремонт ясау. Ул белдергәнчә, 2008-2015 елларда капиталь ремонт бәясенең бер өлеше торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү Фонды хисабына финанслый торган программа гамәлдә булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100