Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Астанада Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты. Алар ике яклы хезмәттәшлек, уртак проектлар, Татарстан һәм Казахстан элемтәләрен алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышты.
«Иннопром.Казахстан» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан делегациясен җитәкләгән Миңнеханов әңгәмәдәшен кунакчыллыгы һәм Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде, алар, үз чиратында, Казахстан белән Россия мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казахстан уңышлы үсә. «Казахстан милли байлыкны гадел бүлүне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә торган яңа үсеш әйләнешенә чыга, — дип билгеләп үтте Татарстан җитәкчесе. — Сезнең „Гадел Казахстанның икътисади курсы» дигән халыкка юллаган мөрәҗәгатегез белән бик кызыксынып таныштым».
Татарстан Казахстанның икътисадны диверсификацияләү, җитештерү циклын локальләштерү, агросәнәгать комплексы, транспорт-логистика потенциалын гамәлгә ашыру, инновацияләр, цифрлаштыру, туризм һәм башка өлкәләрдәге тәҗрибәсе белән кызыксына, дип уртаклашты Татарстан Рәисе.
Моннан тыш, Миңнеханов һәм Токаев сәүдә-икътисад, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, товар әйләнеше артуга карамастан, республикалар элемтәләрен киңәйтү өчен күп мөмкинлекләр кала.
Ахырда Миңнеханов Токаевка «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы турында сөйләде һәм Казахстан делегациясен чарада катнашырга чакырды. Моннан тыш, ул Казахстан Президентын үзен дә Татарстанга килергә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз