news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов төбәк башлыкларының сәяси йогынтысы буенча лидерлар бишлегенә керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәк башлыкларының сәяси йогынтысы буенча июль рейтингында лидерлар бишлегенә керде. Мәскәү мэры Сергей Собянин рейтингның – беренче, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров – икенче, Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин өченче баскычын били, диелә Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы тикшеренүендә.

Бишенче урында – Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, ә Хакасия Хөкүмәте рәисе Валентин Коновалов рейтингта соңгы баскычта (85) урнашкан.

Сораштыру (рейтинг шуның нәтиҗәләренә нигезләнеп төзелгән) ябык анкеталаштыру алымы белән үткәрелә. Анда 26 эксперт (сәясәтчеләр, сәяси технологлар, медиаэкспертлар, журналистлар) катнаша, дип искәртә агентлык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100