news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Тимер» батальоны һәм 1231нче полк хәрбиләрен бүләкләү видеосын күрсәтте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә һәм телеграм-каналында махсус хәрби операциядә Татарстан хәрбиләрен бүләкләү тантанасыннан чираттагы тапкыр видеоязма урнаштырды. Бу юлы «Тимер» батальоны һәм 1231нче мотоукчылар полкы хәрбиләрен бүләкләделәр.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәрби хезмәткәрләр «махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычлар үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен» РФ һәм ТР дәүләт бүләкләренә лаек булды.

«Егетләребезгә уңышлы хәрби хезмәтләре өчен рәхмәт. Җиңү безнең якта булачак!» — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot