Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Тимәш авылында сугыш елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Тимәш авылында булдылар, анда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Сугыш елларында Тимәш авыл җирлеге территориясеннән 227 кеше фронтка китә, шуларның 108е һәлак була яки хәбәрсез югала.
Рөстәм Миңнеханов һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алды. Татарстан Рәисенә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Тимәш авылында ике тыл хезмәтчәне яши.
Искәртәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Лениногорск районы территориясеннән фронтка 12751 кеше киткән. Сугыштан 6518 кеше әйләнеп кайтмаган. Унике кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз