news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» кысаларында тагын бер баланың хыялын тормышка ашырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында алты яшьлек Илданның хыялын тормышка ашырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Бүген 6 яшьлек Илданга Рөстәм Миңнехановтан мольберт һәм татлы бүләк тапшырдылар. Нәкъ менә шундый теләкне малай хатында язган, ә республика Рәисе аны чыршыдан алган», – дип язган Лилия Галимова үзенең Telegram-каналында.

Гадәттәгечә, «Теләкләр чыршысы» акциясе Яңа ел алдыннан уза. Акциядә авыр тормыш хәлендә булган 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша. Һәр бала үзенең яңа ел теләген калдыра.

Бу юлы акция 2025 елның 15 ноябрендә старт алды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot