news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть»нең 75 еллыгына багышланган күргәзмәне карады

Бүген «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгына багышланган күргәзмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-пермьеры Александр Новак карады. Чара Татарстанда нефть саммиты кысаларында узды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин.

Экспозиция республика территориясендә XV гасырдан башлап нефть тармагы үсешенә багышланган. Күргәзмә кунаклары нефть куу өчен беренче мичләрне карады һәм аның кайда кулланылганын белде.

Алга таба оештыручылар кунакларны беренче нефть табылган җир һәм аны эшкәртү ысуллары белән таныштырды. Шунда ук «Татнефть» үсеше тарихы башлана.

Фото: © «Татар-информ», Александр Хевронин

Күргәзмә ике рәт итеп оештырылган: берсендә үткән заман тарихы һәм технологияләре турында сөйләсәләр, каршы якта шул чор транспорты һәм техникасы экспозициясе тәкъдим ителде: татар токымлы ат җигелгән йөк арбасыннан алып бүгенге нефть чыгару вышкаларына кадәр күрсәтелде.

Шулай ук нефть һәм газ тармагы өчен җиһазлар җитештерүчеләрнең, шулай ук Татарстан уку йортлары – Казан федераль университеты һәм югары нефть мәктәбе стендлары экспозициянең тагын бер өлеше булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot