news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Татнефтехиминвест»ның Директорлар советы утырышын үткәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышын уздырды. Киңәшмә барышында республика җитәкчесенә азот оксидлары калдыкларыннан чистарту өчен үзебезнең сәнәгать катализаторларын булдыру, сыекландырылган газны саклау өчен материаллар җитештерү һәм башка инициативаларны тәкъдим иттеләр.

Катнашучылар алдында беренче доклад белән Мәскәү органик химия институты лабораториясе мөдире Александр Стахеев чыгыш ясады. Ул газ чыгармаларын азот оксидларыннан чистарту буенча Россия катализаторларын эшләү проекты турында сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов бу тема белән кызыксынды, мондый катализаторларның үз производствосын үстерү перспективасын уңай бәяләде. Ул предприятие вәкилләренә бу инициативаны эшләргә кушты. Россиягә каршы тышкы рестрикцияләр шартларында бу мәсьәлә аеруча актуальләшә.

«Әгәр чит илдән товар кертергә бирмәсәләр, үзебезгә эшләргә туры киләчәк. Безнең илдә импортны алыштыру буенча программалар күп, һәм без сәнәгать өчен чыгым материалларын эре кулланучылар. Әгәр без моны үзебез эшли алабыз икән, безгә бернинди санкцияләр дә куркыныч түгел. Бездә барысы да булсын өчен өйрәнергә кирәк. Чөнки санкцияләр бездә булмаган әйберләргә кертелә», - диде Татарстан Президенты.

Очрашуда катнашучылар алдында тагын бер кызыклы доклад белән Петербургның «Балтмаш» компаниясе вәкиле Руслан Крылов чыгыш ясады. Ул сыекландырылган табигый газны саклау өлкәсендә кулланырга мөмкин булган махсус пенополиуретан материаллары һәм системалар җитештерү проекты турында сөйләде. Мондый материаллар газны саклау һәм транспортлау өчен контейнерлар булдырырга мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов докладчы белән килеште, ил икътисады газны куллану юнәлешендә активрак бара.

«Безгә шундый җылылык изоляциясе материаллары кирәк, тема бик кызыклы», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның җирле нефть химиясе предприятиеләреннән булачак производствоны чимал белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100