news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның ун тәҗрибәсе Россиянең 14 төбәгендә гамәлгә ашырыла

«Смартека» Стратегик инициативалар агентлыгы мәйданчыгында Татарстан 33 уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм Россиянең башка төбәкләреннән җиде тәҗрибәне үзләштерде. Татарстанның ун тәҗрибәсе 14 төбәктә гамәлгә ашырыла инде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында хәбәр итте. Анда Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

«Төбәкләргә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган кайбер тәҗрибәләргә тукталам. Аерым алганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә «Элемтә» проекты, ул йөкле хатын-кызларның сәламәтлеге торышына диагностика мониторингы ясауга кагыла. Республика тәҗрибәсе Ингушетиядә һәм Ненец автономияле округында кертелгән инде», - дип сөйләде Миңнеханов.

Системаны гамәлгә кертү табибларга йөкле вакытта булган куркыныч һәм катлаулану дәрәҗәсен ачыклау, аларны вакытында хәл итү мөмкинлеге бирде, дип ачыклык кертте республика җитәкчесе. «Шул рәвешле, ул 16 мең хатын-кызның һәм аларның балаларының гомерен саклап калуны тәэмин итәчәк», - диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, быел Казанда яңа перинаталь үзәк ачылу яңа туган балаларның сәламәтлеген саклау өчен мөһим проект булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100