Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстанның Төрекмәнстандагы вәкаләтле вәкиле вәкаләтләрен өч елга озайтты
Руслан Кәбиров Татарстанның Төрекмәнстандагы вәкаләтле вәкиле вазифасында тагын өч ел эшләячәк. Бу боерыкны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Руслан Кәбиров Татарстанның Төрекмәнстандагы вәкаләтле вәкиле булып 2016 елның 11 октябреннән бирле эшли. Аңа кадәр ул 2012 елның маеннан 2016 елның октябренә кадәр Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары булды. 1 класслы гамәлдәге дәүләт киңәшчесе чинына ия.
Узган, 2024 ел, йомгаклары буенча, Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында товар әйләнеше күләме 39 млн доллардан артып киткән.
Рөстәм Миңнеханов ике республиканың «нефть разведкасы, газ транспортировкасы, автомобиль-, авиа-, суднотөзелеше, химия продукциясе белән тәэмин итү кебек юнәлешләрдә үсеш өчен потенциалы зур», дип ышана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз