news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстанның табигать ресурслары торышын үзебез күзәтергә тиеш

Миңнеханов: Татарстанның табигать ресурслары торышын үзебез күзәтергә тиеш
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзәк республика шимбә өмәсендә катнашты - Казанда ул Нокса урманында оештырылды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе экологик оешмалар активистлары белән аралашты, алар гамәлгә ашырыла торган кайбер проектлар турында сөйләде. Аннары ул санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2024» республика конкурсы кысаларында оештырылган шимбә өмәсенә старт бирде.

Рөстәм Миңнеханов волонтерлар белән агачлар һәм куаклар утыртуда катнашты. Ул, чарага кушылучыларга рәхмәт белдереп, өмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Без сезнең белән бүген монда җыелдык, һәм бу бик яхшы урын, безнең республикада гомумән матур урыннар бик күп. Төбәктә су, урман ресурслары күп, һәм без үзебез аларның торышын күзәтергә, аларны сакларга тиешбез», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

«Мин безнең волонтерларга бик рәхмәтле - алар паркларны һәм урманнарны тәртипкә китерә, чүп-чардан чистарта, шулай ук мәктәпләрдә, башка оешмаларда профилактик эш белән дә шөгыльләнәләр», - дип өстәде ул.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Сезнең һәркайсыгызга рәхмәт белдерәсем килә. Өмәдә барыбызга да әйбәт эшләргә! Тагын бер тапкыр барысына да зур рәхмәт. Без монда бергә, һәм һәркем ниндидер файдалы эш башкара», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

Нокса урманында өмә квест форматында оештырылган иде. Командалар чүп-чар җыйды һәм аны фракцияләргә бүлде, баллар туплады. Экологик чаралардан тыш, интерактивлар, мастер-класслар, спорт эстафеталары, иҗади конкурслар, концерт программасы һәм кыр кухнясы каралган иде.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы мәгълүматы буенча, чара Россия экология җәмгыяте инициативасы буенча планлаштырылган Нокса елгасын савыктыру буенча комплекслы проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы булырга тиеш.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100