Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Татарстанның рейтингларда алдынгы булуы турында сорауга шаян җавап кайтарды
Теләсә кайсы төбәк башлыгы икътисади күрсәткечләргә генә түгел, ә халыкның тормыш сыйфатына да ориентлашырга тиеш, диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ОТР телеканалына биргән әңгәмәсендә. Республиканың төрле рейтингларда үзгәрешсез рәвештә алдынгы булуы турында сөйләгәндә борынгы әйтемне искә алды.
«Бер татар әйткән: «Баеп китү катлаулы түгел, ә менә бай кеше кебек яшәве – шактый катлаулы». Шуңа күрә күрсәткечләрнең башкаларныкыннан арттарак булса, сиңа билгеле бер психологик басым бар. Шуңа күрә тизрәк йөгерергә, тизрәк хәрәкәтләнергә кирәк», – диде Миңнеханов.
Рейтинг әһәмиятлеме, әллә кешеләр фикере мөһимрәкме дигән сорауга, республика Рәисе Татарстан халкының тормыш сыйфатын беренче урынга куйды.
«Безнең эшнең, федераль, республика, муниципаль хөкүмәт эшенең төп бәяләмәсе – безнең халыкның тормыш сыйфаты. Шуңа күрә баланс булырга тиеш. Теге өлешне дә, бу өлешне дә баланста тотарга кирәк. Ягъни, халык белән дә эшләргә кирәк һәм ниндидер индикаторлар, критерийлар һәм тагын башка параметрлар барлыгын да онытырга ярамый», – диде ул.
Искәртеп үтик, бүген «Общественное телевидение России» (ОТР) телеканалында Татарстанга багышланган махсус чыгарылыш булды. Көн дәвамында тамашачыларга республиканың һәм аны башкаласының икътисады, сәнәгате һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз