news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанның өч яшь галименә Алемасов премиясен тапшыру турында карар чыгарды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов В.Е.Алемасов исемендәге ТР Дәүләт премиясен тапшыру турында карарны имзалады. Бүләккә өч яшь галим лаек булды. Бу хакта республика җитәкчесенең рәсми порталындагы документта белдерелә.

Шулай итеп, автомобиль юллары конструкцияләрен төзү өчен юл-төзелеш материалларын модификацияләү технологияләрен эшләүгә зур өлеш керткән техник фәннәр кандидаты, КДАТУның Транспорт корылмалары институты доценты Павел Буланов билгеләп үтелде.

Техник фәннәр докторы, КНИТУ-КАИ «Радиофотоника һәм микродулкынлы технологияләр» кафедрасы мөдире Артем Кузнецов энергия объектларын һәм аз үлчәмле космик аппаратларны контрольдә тоту өчен радиофотон мәгълүмати-үлчәү системаларын камилләштерүгә зур өлеш керткән өчен премия алды.

Өченче бүләккә техник фәннәр кандидаты, КДЭУның «Сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү» кафедрасы доценты Тимур Петров лаек булды. Документта галимнең электр машиналарының энергия нәтиҗәлелеген күтәрү өчен конструкцияне оптимальләштерүнең комплекслы ысулын тикшеренүгә керткән зур өлеше билгеләп үтелде.

Дәүләт премиясе Россия Фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Казан җылылык энергетикасы һәм реактив двигателе фәнни-педагогик мәктәбен булдыручыларның берсе Вячеслав Алемасов исеме белән аталган. Ул 2014 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән гамәлгә куелды. Аны инженерлык фәннәре өлкәсендәге казанышлары белән фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә керткән өлешләре белән танылган яшь галимнәр ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100