news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстанның Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре белән товар әйләнеше артты

Миңнеханов: Татарстанның Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре белән товар әйләнеше артты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабидагы инвестиция форумы кысаларында үткәрелгән дебатларда чыгыш ясады. Дискуссия «Глобаль инвестицияләрнең киләчәген билгеләү: дөньяның баланслы яңа төзелеше юлында инвестицион ландшафтны глобальләштерүнең яңа дулкыны» дигән темага багышланган иде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республика җитәкчесе искәрткәнчә, Татарстан чарага нигез салынганнан бирле аның партнеры һәм катнашучысы булып тора. «Форум безнең өчен – республикабызның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру мәйданчыгы», - дип билгеләп үтте ул.

Дискуссия темасына мөрәҗәгать итеп, ТР Рәисе бу теманың дөнья икътисадындагы үзгәрешләр фонында бик актуаль булуын әйтте.

«Татарстан, икътисады алга киткән, инновацияләргә һәм заманча технологияләргә нигезләнгән Россия төбәге буларак, булганны яхшырту, иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм яңа алымнар кертү буенча методик эш алып бара. Без кече һәм урта бизнеска актив ярдәм итәбез, уңайлы инвестицион климат булдырабыз, «яшел» технологияләр кертәбез, климат үзгәрешләренә җайлашу юнәлешендә эш алып барабыз, циркуляр икътисад һәм тотрыклы үсешкә йөз тотабыз», – дип белдерде ул.

Татарстан икътисадына инвестицияләр Азиядән, шул исәптән Фарсы култыгы илләреннән актив рәвештә килүен дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, инвесторларны җәлеп итү – республиканың өстенлекле бурычларыннан берсе. Ел йомгаклары буенча Татарстан Россия субъектларының инвестицион климаты торышы илкүләм рейтингында 2нче урынны били.

Татарстан Республикасы Рәисе үз чыгышында партнерлык банкингына аерым игътибар бирде. Татарстан - Россиядә ислам финанслары принципларын кертү буенча сынау төбәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100