Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәкнең Хөкүмәт Йортында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика бәйгесендә җиңгән 12 кешене бүләкләде. Бу хакта ТР Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Талантлы кадрларга ярдәм итү һәрвакыт өстенлектә булырга тиеш, ә бу бәйге перспективалы белгечләрне ачыклауда үзен нәтиҗәле корал буларак күрсәтте», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм мондый чаралар уздыруның мөһимлегенә басым ясады.
Бәйге берничә этаптан торган, аларда дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри белемнәре, күнекмәләре һәм осталыклары бәяләнгән. Финалга узган конкурсантлар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, хакимиятнең ачыклыгын тәэмин итүгә, дәүләт идарәсен камилләштерүгә һәм Татарстанның тотрыклы үсешенә юнәлгән проектларын тәкъдим итәргә тиеш булган.
Финалистлар гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән кешеләргә ярдәм итүнең яңа механизмнарын, төбәккә квалификацияле кадрларны кире кайтару программалары, документлар әйләнешенә һәм тәрҗемәгә ясалма фәһем кертү, ришвәтчелекне кисәтү һәм инвестицион активлыкны үстерү буенча чаралар, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышу кебек инициативалар тәкъдим иткән.
Аерым алганда, финалга узган бер түрә махсус операциядә катнашучыларның социаль һәм психологик адаптациясе буенча проект ясаган. Әлеге тәкъдимне Татарстанда тормышка ашыра башлаганнар инде.
Катнашучылар арасында дәүләт хезмәтендә республикадагы дәүләт телләрен куллануга бәйле номинация популяр булган. Җиңүчеләр арасына социаль челтәрләрдә рус һәм татар телләрен актив кулланып, хакимият органнарының гражданнар белән үзара хезмәттәшлеге проекты да кергән. Инициатива мәгълүматның һәркем өчен ачык булуын, нәтиҗәле кире элемтәне һәм дәүләт белән халык арасында ышанычны ныгытуны тәэмин итүне күздә тота.
«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» бәйгесе проектлары алга таба эшләү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җибәрелде, дигәннәр республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз