Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Татарстанның этномәдәни күптөрлелегенә ярдәмне көчәйтергә кушты
Татарстан Республикасында этномәдәни күптөрлелекне саклау, өйрәнү һәм аларга ярдәм итү чараларын камилләштерү максатыннан, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк хөкүмәтенә тиешле чаралар оештыру һәм үткәрү буенча методик әсбаплар булдырырга кушты.
Хокукый мәгълүмат порталында чыккан боерыкта түбәндәгеләр турында әйтелә:
• ел саен Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре һәм милли костюмнарын популярлаштыру буенча чаралар планлаштырырга (шул исәптән халык бәйрәмнәрен үткәргәндә);
• Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре һәм милли костюмнарын популярлаштыру буенча чараларны оештыру һәм үткәрү буенча методик киңәшләр әзерләү һәм куллануны тәэмин итәргә (шул исәптән халык бәйрәмнәрен үткәргәндә);
• боерыкны гамәлгә ашыруны тәэмин итүче башка карарлар кабул итәргә.
Моннан тыш, республика Министрлар Кабинеты югарыда санап үтелгән чараларны әзерләүдә актив катнашуга ТР Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләрен, республиканың иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмаларын җәлеп итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз