Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнашучылар – ныклы таяныч
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының масштабын бәяләде һәм анда катнашучыларны республиканың ышанычлы таянычы дип атады.
«Масштаб таң калдыра: Россиянең 10 иленнән һәм 58 төбәгеннән килгән 400дән артык татар эшмәкәре. Иң мөһим темага – элемтәләрне ныгыту һәм бергәләп милли традицияләрне саклау турында сөйләштек», - дип билгеләп үтте Миңнеханов MAX мессенджерындагы блогында.
«Дуслар, күбегез белән без инде таныш. Сезнең миссиягез бик мөһим: үз төбәкләрегездә эшмәкәрлекне һәм татар тормышын үстерүгә зур өлеш кертәсез», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
«Алдагы эшләрегез дә нәтиҗәле булыр, дип ышанам. Сез безнең өчен рухи көч чыганагы һәм ныклы таяныч!» – дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз