news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанның Беларусь компаниясе белән хезмәттәшлеге турында фикер алышты

Миңнеханов Татарстанның Беларусь компаниясе белән хезмәттәшлеге турында фикер алышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Амкодор» ААҖ Директорлар советы рәисе Александр Шакутин белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беларусь компаниясе күбесенчә юл, төзелеш, логистика, авыл хуҗалыгы һәм урман тармаклары өчен махсус машиналар җитештерү юнәлешендә эшли. Алар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, шулай ук уртак проектлар өстендә эшләү мөмкин булган вариантларына тукталды.

Чарада шулай ук республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Олег Коробченко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100