news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Якуповның вәкаләтләрен өч елга озайтты

Миңнеханов Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Якуповның вәкаләтләрен өч елга озайтты
Фото: Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге

Йосыф Якупов тагын өч ел Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле вазифасында калачак. Бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.

«Якупов Йосыф Диганшеевичны өч елга Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле итеп билгеләргә», - диелә документта.

Искәртеп узабыз, Якупов әлеге вазифаны 2020 елдан бирле били. Аңа кадәр ул Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы, соңыннан аның ректоры, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100