news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстанның Бәһрәйн белән хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксынуын белдерде

Миңнеханов Татарстанның Бәһрәйн белән хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксынуын белдерде
tatarstan.ru

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәд бин Мөбәрәк бин Даина белән очрашты. Ул Казанга Татарстан нефть һәм газ химиясе форумында катнашу өчен килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләтенең Бәһрәйн Корольлеге белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. «Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия – Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлек үсешенә өлеш кертергә омтыла», – дип ассызыклады ул.

Шуның белән бергә республика җитәкчесе хезмәттәшлекне үстерергә кирәген билгеләп үтте. « Бәһрәйнга җибәрелә алырлык продукция номенклатурасы шактый киң. Бу – нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе, автомобиль шиннары, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазлары, авыл хуҗалыгы товарлары белән тәэмин итү», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot