Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстанның Азия-Тын Океан төбәге илләре белән хезмәттәшлеге турында сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумында катнашуы һәм республиканың Азия-Тын Океан төбәге илләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде. Бу хакта ул Макстагы үз каналында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Көнчыгыш икътисади форум ел саен Азия-Тын Океан төбәге илләре вәкилләрен берләштерә.
«Без Кытай белән актив хезмәттәшлек итәбез, Вьетнам белән товар әйләнеше үсә, Һиндстан белән перспективаларны күрәбез», – дип язды Миңнеханов.
Миңнеханов Кытай белән хезмәттәшлеккә аерым тукталды. Ул Кытай Халык Республикасын Татарстанның иң зур партнерларының берсе дип атады һәм якларның товар әйләнеше 3,3 млрд долларга җиткәнен хәбәр итте.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, республика Азия-Тын океан төбәгендәге барлык илләр белән элемтәләрне ныгытуны дәвам итәчәк.
Фото: https://max.ru/rustamminnikhanov
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз