Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Татарстаннан махсус операциядә катнашучыларны бүләкләү видеосын күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус операция зонасында булган республика хәрби хезмәткәрләрен бүләкләү видеосын күрсәтте. Ролик Татарстан җитәкчесенең телеграм-каналында урнаштырылган.
«Хезмәттәшләр 430 һәм 1231 полкларыннан, шулай ук 621 артиллерия дивизионыннан безнең егетләрне бүләкләү видеосын җибәрде. Аларның һәркайсы кыюлык, ныклык һәм батырлык үрнәге һәм үз батырлыгы белән бу бүләккә лаек!» - дип язган видео астына Миңнеханов.
Роликта Татарстан Рәисе карары белән хәрби хезмәткәрләрнең хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары» ордены медале белән бүләкләнгән»е күрсәтелгән.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов хәрбиләргә татар телендә фидакарь һәм уңышлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз