news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов татарстанлыларның иминлеген көчәйтү өчен өч юнәлешне атады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның иминлеген контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк булган өч юнәлешне атады. Алар - юллар, кар белән бозны чистарту, шулай ук көнкүрештә табигый газ. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

«Бүген җаваплы кешеләрнең игътибарын шәһәр мохитендә җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә юнәлтәсем килә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның гыйнвар аенда 579 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Алар җәяүлеләр зоналарының юл өслеге тиешенчә чистартылмавы сәбәпле зыян күргән, шул исәптә 298 кеше сыну җәрәхәтләре алган, 281 кеше имгәнгән», - диде республика җитәкчесе.

Моннан тыш, ул соңгы атнада «Халык контроле»нә карны һәм боз катламын чистартуны сорап 1,1 меңнән артык мөрәҗәгать кергәнлегенә игътибарны юнәлтте. Шәһәр һәм район җитәкчеләренә, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә мөрәҗәгатьләр белән эшләүне көчәйтергә һәм аларга оператив җавап бирергә кирәк. Бу бигрәк тә Казан, Чаллы, Әлмәт, Лаеш һәм Спас районнарына кагыла, шикаятьләрнең күбесе шуннан кергән.

Эшнең өченче юнәлеше - көнкүрештә табигый газ кулланганда халыкның иминлеге. Агымдагы елның башыннан Татарстанда ис газы белән агулануга бәйле 12 очрак теркәлгән. Нәтиҗәдә 25 кеше, шул исәптән 11 бала зыян күргән, икесе үлгән.

Соңгы атнада гына ис газы белән агулануның дүрт очрагы булды. Казанда, Азнакай районында берәр һәм Әлмәттә ике очрак теркәлде. Азнакай районында ике кеше һәлак булды, биш кеше зыян күрде, шул исәптән өч бала», - дип искәртте Миңнеханов.

Шуңа бәйле рәвештә, идарәче компанияләргә һәм газ хезмәтләренә көнкүрештә газ кулланганда иминлекне тәэмин итүгә зур игътибар бирергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100