news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов татарстанлыларны төзүчеләр көне һәм физкультурачылар көне белән котлады

Миңнеханов татарстанлыларны төзүчеләр көне һәм физкультурачылар көне белән котлады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстанда Физкультурачылар көнен билгеләп үтәләр, ә иртәгә төзүчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Татарстан спорт инфраструктурасын үстерү буенча Россиядә лидерларның берсе булып кала, ә Казан илнең спорт башкаласы статусын саклап кала. Республикада 12 меңнән артык спорт объекты файдалануга тапшырылды инде.

«Бүген республиканың һәр шәһәрендә һәм районында заманча спорт объектларының тулы бер комплексы бар: универсаль спорт залы, бассейн, чаңгы базасы, стадион. 2029 елга барлык районнар да ябык боз ареналары белән тәэмин ителәчәк. Республика программасы кысаларында шундый 12 объект төзү планлаштырыла», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Спорт инфраструктурасын үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру нәтиҗәсендә Татарстанда яшәүчеләрнең 67 проценты даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә.

Россиядә төзүчеләр көнен 10 августта тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары билгеләп үтәчәк. Татарстанда төзелеш өлкәсендә 86 меңнән артык кеше мәшгуль.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың төзелеш тармагы үсүен дәвам итә һәм илдә алдынгыларның берсе булып кала. 2025 елда Татарстанда төзелеш эшләре күләме беренче тапкыр 1 трлн сумнан артып китте. Бер ел эчендә республикада рекордлы 3,5 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылды, шуның нәтиҗәсендә Татарстанда яшәүче 95,5 мең гаилә торак шартларын яхшырта алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot