news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов татарстанлыларны шаяртып 1 апрель белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында республика халкын 1 апрель белән шаян фотография белән котлады.

Төбәк җитәкчесе эш кабинетыннан төшерелгән традицион фотография урнаштырды. Ләкин фото бүген түгел, ә кышын төшерелгән – Ирек мәйданы тулысынча кар белән капланган.

«Без бер-беребез белән исәнләшергә тиеш. Бу үзенчә бер татар һәм рус телләрендә сәламләү ысулы. Икенчедән, миңа калса, күпләргә Казандагы һава торышы кызык: яңгырлымы, кояшлымы. Кемдер мине тәнкыйтьли. «Башка төрле фотография куярга ярамыймыни?», - ди. Ләкин ул менә шундый. Казанда эш урынында булганда, мин һәрвакыт шулай сәламлим», - дип аңлаткан иде элегрәк бу традицияне Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot