news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов татарстанлыларны Салих Сәйдәшевкә 125 яшь тулу белән котлады

Миңнеханов татарстанлыларны Салих Сәйдәшевкә 125 яшь тулу белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә үз язылучыларын бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы белән котлады, мәдәният эшлеклесе юбилеена багышланган видеоролик урнаштырды.

«Бүген бөек композитор Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел. Татар халкының горурлыгы буларак ул профессиональ музыка культурасына нигез салды», – диде ТР Рәисе.

«Салих Сәйдәшевнең күренекле таланты бүген дә халыкка хезмәт итә, тыңлаучыларны рухландыра, югары идеаллар тәрбияли!» – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov.

news_right_1
news_right_2
news_bot