news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов татарстанлыларны Әтиләр көне белән котлады: Әти барысын да булдыра!

Миңнеханов татарстанлыларны Әтиләр көне белән котлады: Әти барысын да булдыра!
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә республика халкын Әтиләр көне белән котлады һәм бәйрәмгә багышланган видео урнаштырды.

«Әти барысын да булдыра! Балалар шулай уйлый, һәм бу дөрес. Һәр җиңү артында әтинең ышануы һәм аның акыллы киңәшләре тора. Барлык әтиләргә бетмәс-төкәнмәс энергия, әтилек шатлыгы һәм гаиләдә үзара аңлашу телим!» - дип язган республика җитәкчесе МАКС мессенджерындагы каналында.

«Әти мәхәббәтенең чиге юк. Ул көндәлек кайгыртуында һәм сиздерми генә ярдәм итүендә чагыла. Бүген һәр әти үз гаиләсенең лаеклы игътибарын һәм рәхмәтен алсын. Бәйрәм белән котлыйм, дуслар! Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим!» – дип өстәгән ул.

Россиядә Әтиләр көне 2021 елдан башлап октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне беренче тапкыр Кушма Штатларда 1910 елда билгеләп үтәләр. 1966 елдан Әтиләр көне АКШта рәсми статус ала, аны анда һәм башка илләрдә июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итәләр.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot