news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов татарстанлыларны «Алексеевские перезвоны» фестиваленә чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә республика халкын бүген башланган «Алексеевские перезвоны» традицион кыңгырау чыңы фестивален карарга чакырды.

«Кунакларны Россия төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан кыңгыраучылар чыгышлары, осталар ярминкәсе, төрле күргәзмәләр, мастер-класслар, халык уеннары һәм зур концерт программасы көтә!» – дип язды ТР Рәисе үзенең МАКС каналында.

«Алексеевск районы бүген тагын бер тапкыр республикабызның мәдәни һәм рухи традицияләрен берләштерүче үзәккә әверелә. Бәйрәм һәркемгә җылы очрашулар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итсен. Сез дә килегез!» – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot