news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов татарстанлыларга сайлауда катнашкан өчен рәхмәт әйтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә сайлауда катнашканнары һәм Россия Президенты Владимир Путинга теләктәшлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Бу көннәрдә сайлау участокларына килгән һәм Президентыбызны хуплап тавыш биргән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм! Рәхмәт сезгә, якташлар! Рәхмәт, дуслар», - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.

Искәртеп узабыз, элегрәк ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда Путинның сайлау нәтиҗәләре буенча 88,74 процент тавыш җыюы хакында хәбәр иткән иде. Бу – дәүләт башлыгы вазифасына башка кандидатлар белән чагыштырганда иң зур күрсәткеч. Әйтик, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,83 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) - 3,93 процент һәм Владислав Даванков («Яңа кешеләр») 1,53 процент тавыш җыйды.

Миңнеханов шулай ук әлеге уңайдан шаян видеоролик белән дә уртаклашты. Кадрдан күренгәнчә, Путин Администрациядәге кабинетыннан Миңнехановка кулын изәп «сәлам» тапшыра. Татарстан Рәисе дә Россия лидерын шул рәвешле сәламли.

news_right_1
news_right_2
news_bot