news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстанлылар «Ак Барс»ның җиңүләрен үзенең җиңүләре кебек кабул итә

Миңнеханов: Татарстанлылар «Ак Барс»ның җиңүләрен үзенең җиңүләре кебек кабул итә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Ак Барс» хоккей командасының тренерлар штабы, уенчылары һәм персоналы белән очрашты. Миңнеханов традицион рәвештә хоккей лигасының яңа сезоны алдыннан клубка уңышлар теләде.

«Барыгызга да хәерле көн! Узган сезон нәтиҗәләр ягыннан без көткәнчә уңышлы булмады. Шуңа да карамастан, команда мавыктыргыч, матур хоккей күрсәтте. Безгә хәзер үткәнне түгел, ә киләчәкне уйларга кирәк. Алда яңа сезон, команданың кадрлар составында бераз үзгәрешләр булды. Күптән түгел килгән яңа уенчылар безнең составны көчәйтте, дип саныйм. Команданы үзенең икенче сезонына хөрмәтле тренерыбыз Әнвәр Рафаил улы Гатиятулин алып барачак. Клуб җитәкчелеге, спорт министры һәм мин тренерлар штабына ышанабыз, аны хуплыйбыз. Әнвәр Рафаилович, без сезгә ышанабыз һәм бергә алга барачакбыз!» – диде ул.

Миңнеханов командага матур җиңүләр теләде.

«Команданың һәр уңышы – ул бик җентекле эш. Без моны аңлыйбыз. Минемчә, командага югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Бу сезонда барысы да уңышлы булачак, дип өметләнәчәкбез. Иң мөһиме – сез азакка кадәр көрәшергә тиеш. Җиңелгән очракта да, үзегезне лаеклы тотыгыз. Сез гаиләләрегезгә, дусларыгызга, җанатарларыгызга таянасыз. Татарстанлылар сезнең җиңүләрегезне үзенең җиңүләре кебек кабул итә. Шуңа күрә, берәр нәрсә килеп чыкмаган очракта, бу безнең уртак уңышсызлык була. Сезгә мавыктыргыч уен, якты мизгелләр һәм матур җиңүләр телим. Сез – безнең яраткан командабыз, без сезнең белән бергә. Хәерле сәгатьтә, алга!» - дип китерә Рөстәм Миңнехановның сүзләрен «ТИ-Спорт» хәбәрчесе.

Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының 2025/26 елгы сезонының беренче матчын «Ак Барс» читтә уздырачак – команда 6 сентябрьдә «Металлург»ка каршы уйнаячак. Очрашу Мәскәү вакыты буенча 14:30 сәгатьтә башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot