news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстан Кече шәһәрләр форумын уздыру урыны итеп очраклы сайланмады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте Йортында традицион киңәшмәдә төгәлләнүче атнага йомгак ясады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу атна мөһим вакыйгаларга бик бай булды», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм 18 һәм 19 августта узган «РОСТКИ»: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы турында искәртте.

Чарага дөньяның 40 иленнән, Россиянең 68 төбәгеннән һәм Кытайның 28 административ территориясеннән катнашучылар җыелды. «Килүчеләр бик күп, Кытайның 200дән артык компаниясе, чара кысаларында 17 юнәлеш буенча 70 сессия узды», - дип санап китте ТР Рәисе.

Моннан тыш, «бик яхшы күргәзмә» оештырылды, бик күп эшлекле очрашулар узды, шул исәптән Миңнеханов катнашында кайбер документларга имза куелды, «кызыклы мәдәни-спорт программасы» узды. «РОСТКИ» кысаларында оештырылган «РЕБУС» форумы да «шулай ук яхшы үтте», - дип өстәде ул.

Соңрак, 20 һәм 21 августта, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» X Бөтенроссия форумы узды. Аның эшендә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин катнашты, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

«Республика форум уздыру мәйданчыгы итеп очраклы сайланмады. Татарстанның тәҗрибәсе зур. Менә, 2015 елдан (без иртәрәк башладык) безнең районнарда, шәһәрләрдә 450 парк, сквер, бульвар төзекләндерелде. Һәм 2020 елдан без «Безнең ишегалды» программасы буенча эшлибез. Бу да бик зур эш: 5174 ишегалдын тәртипкә китердек», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, форум кысаларында Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстанда 16 проект игълан ителгән, Кукмара, Тәтеш, Минзәлә, Биектау, Аксубай һәм Алексеевск җиңүче булды. Федераль финанслауның гомуми күләме 474 млн сум тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

«Бу бик зур эш. Документларны рәсмиләштерү, әзерләү белән шөгыльләнгән хезмәттәшләребезне билгеләп үтәсем килә. Монда оештыру комитеты әгъзалары да, Рәис Администрациясе дә, Хөкүмәт, Дәүләт Советы, Инвестицион үсеш агентлыгы, министрлыклар һәм ведомстволар да – барысы да актив катнашты», – диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot