Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстандагы халыкларның телләрен саклау - мәгариф өлкәсендә аерым мәсьәлә
«Россиянең дәүләт теле булган милли белем бирү оешмаларында татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт һәм иврит телләре өйрәнелә», - диде Президент.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасындагы чыгышында республикада яшәүче төрле халыкларга мәгариф өлкәсендә ярдәм күрсәтелүен әйтте.
«Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәгариф өлкәсендә аерым мәсьәлә булып кала. Шул максат белән күпмилләтле мәктәпләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Күптән түгел республикада 25 бүлекчә гамәлдә иде, ә хәзер алар инде 100 булды. Шулай ук Россиянең дәүләт теле булган милли белем бирү оешмаларында татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт һәм иврит телләре өйрәнелә», - диде ул.
Президент ата-аналарны актив укыту һәм үзара хезмәттәшлек итү алымнарына өйрәтү максатларында, «Адымнар» мәктәбендә «Ата-ана университетлары: «Мин - актив ата-ана!» укыту-методик программасы эшләнүен искәртте. Ул программаны республиканың башка мәктәпләрендә дә кулланырга кирәклеген әйтте.
Шулай ук ул татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы Комиссия эшчәнлеген дә билгеләп үтте.
«Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең функцияләрен киңәйтү турында карар кабул ителде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Рус теле комиссиясе төзелде», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов тел белеме өзлексез укытылсын өчен мәктәпләр һәм югары уку йортларының үзара бәйләнешен җайга салу мөһим дип саный.
«Тагын бер бурыч – туган телләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә яшьләрне ныграк җәлеп итү. Бу эштә: яңа технологияләр куллану һәм аерым вузлар кебек фольклор-этнографик юнәлешкә басым ясау кирәк», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз