news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне грипптан профилактика чараларын күрергә чакырды

Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне грипптан профилактика чараларын күрергә чакырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм грипп белән авыручыларның артуын исәпкә алып, Татарстанда яшәүчеләргә профилактика чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә белдерде. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Татарстан Рәисе профилактиканың төп формаларының берсе итеп вакцинацияне атады. «Республикага гриппка каршы 824 мең доза вакцина килде. Авыручылар саны арту сәбәпле, республикада яшәүчеләрнең 60 процентына прививка ясарга кирәк. Бүгенгә 573 мең кеше вакцинацияләнгән», - диде ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мәгариф оешмаларында һәм хезмәт коллективларында керү урынында фильтр оештырырга кушты. Аның сүзләренчә, профилактиканың нәтиҗәле чараларына шулай ук ОРВИ билгеләре барлыкка килгәндә битлек кию, кул гигиенасы һәм антисептиклар куллану керә.

«<…> Без иркенәеп киттек <…>». Учреждениеләрнең күбесе битлек режимын кертте, Россия Хөкүмәте йортында да битлектән йөриләр», - диде ул.

Соңгы атнада Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 46 процентка, 14215 очракка кадәр артты. Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны да арта башлады, бер атнада 89 очрак (элек 65 очрак) теркәлгән. Шул рәвешле, үсеш 37 процент тәшкил иткән. Хәзер ОРВИ һәм ковид та гадәттә җиңел формада уза.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, 20 сентябрьгә Татарстанда коронавирус белән узган елның шушы чорына караганда сигез тапкыр сирәгрәк авырый башлаганнар. Covid-19 инфекциясенең «пирола» яңа штаммы әлегә төбәккә килеп җитмәде.

Грипптан вакцинацияне Казан поликлиникаларында, метроның «Авиатөзелеш», «Яшьлек, «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», Җиңү проспекты» һәм Имәнлек» станцияләрендә, шулай ук «Южный» һәм Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә ясатырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100