news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һава торышы начарланганда сак булырга киңәш итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграмм-каналында республикада яшүчеләргә начар һава шартларында сак булырга киңәш иткән һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү хәбәрен куйган.

«Татарстанда һава температурасы нульдән түбән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан төнлә көчле җил, буран һәм юлларда бозлавык көтелә дигән хәбәр килде», - дигән Татарстан Президенты.

«Юлларда сак булыгыз, тизлек режимын саклагыз. Көчле җилдә кирәк булмаганда урамга чыкмау яхшырак! Сакланып йөрегез!», - дип киңәш итте Миңнеханов.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта республикада һава температурасы -6,4 градустан (Бөгелмә) -2,9 градуска кадәр (Кама Тамагы Антоновка авылы) тәшкил итә. Казанда – -3,2..-3,7 градус. Һава температурасы төшүен дәвам итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда элеккечә бозлавык һәм буран күзәтелә. Шул сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава шартларында иминлек чараларын искәртте. Казанда юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы эшкәртә башладылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100