news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда янгынга каршы махсус режим озайтылырга мөмкинлеген әйтте

Татарстанда эссе һава торышы сакланса, хакимиятләр янгынга каршы махсус режимны 12 майдан соң озайтырга мөмкин. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә ТР Хөкүмәте йортында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте. Ул республика халкын янгын иминлеге таләпләрен үтәргә чакырды. Видео республика җитәкчесе сайтында чыкты.

«Киләсе ялларда күпләр бакча сезонын ача, табигатькә чыга. Исегезгә төшерәм, 22 апрельдән Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим гамәлдә, ул әлегә 12 майга кадәр билгеләнгән. Әгәр һава торышы шундый ук коры булса, без янгынга каршы режимны озайту мәсьәләсен тагын бер кат карарга мәҗбүр булабыз», - диде республика җитәкчесе.

Ул янгынга каршы сак, эчке эшләр, җирле үзидарә органнарын халык белән профилактик эшне көчәйтергә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100