news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстанда үз урыныңны табу өчен бүген барлык шартлар да тудырылган

Миңнеханов: Татарстанда үз урыныңны табу өчен бүген барлык шартлар да тудырылган
видеодан скриншот

Татарстан Республикасы көне - республика халкының күңеленә иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе, ул ТР халыкларын берләштерә. Бу хакта бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Татарстанда үз урыныңны табу өчен бүген барлык шартлар да тудырылган, диде Миңнеханов. Барлык кыенлыкларга да карамастан, республика лидерлык позициясен саклап кала һәм алдынгы үсеш темплы субъект, илнең чын-чынлап та терәк төбәге булып тора.

«Безнең казанышларыбызның нигезе – ил лидеры Владимир Путин, Федераль Хөкүмәт ярдәме һәм, иң мөһиме, барлык татарстанлыларның тырыш һәм иҗади хезмәте булды», - диде Татарстан Рәисе.

Республика көнендә татарстанлылар гасырлар аша туган якларына мәхәббәт тапшырган, мәдәни һәм рухи-әхлакый традицияләрне саклаган, Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларын тар-мар итеп, азатлык һәм тынычлык бүләк иткән ата-бабаларын җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала.

«Бүген татарстанлылар гадәттәгечә фронтта да, тылда да бердәмлек күрсәтә, безне яңа Җиңүгә якынайта. Бу залда махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Сезгә һәм Туган илне саклауга кушылган татарстанлыларга рәхмәт белдерәсем килә», - дип ТР Рәисенең сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot