news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда урман янгыннарын профилактикалауны аерым контрольгә алырга кушты

Татарстанда урман янгыннарын кисәтү буенча вазгыятьне аерым контрольгә алырга кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Урман хуҗалыгы министрлыгына һәм муниципалитетларга шундый йөкләмә белән чыгыш ясады.

«Безнең урман янгыннарына каршы көрәш буенча тәҗрибәбез бар. Әлегә республикада яңгырлар ява, әмма тынычланырга кирәкми. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм муниципалитетлар— барысы да әлеге вазгыятьне аерым контрольдә тотарга тиеш», — диде ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә.

Аның сүзләренчә, хәзер кайбер төбәкләрдә урман янгыннары белән катлаулы хәл күзәтелә. Бу хәл турында Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмәдә фикер алышынды, дип искәртте ТР Президенты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100