Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстанда үлем белән тәмамланган аварияләр 58 процентка кимегән
Татарстанда 2020 елдан бирле «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты тормышка ашырыла, аның кысаларында Казанда һәм Чаллыда светофорлар адаптациясенең махсус системасы гамәлгә кертелде, 213 видеокүзәтү камерасы куелды. Бу чаралар кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм иткән. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов язган.
«Бу системалар ярдәмендә соңгы елларда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре саны 58 процентка кимегән», – дигән республика җитәкчесе.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектның республика юлларында кеше үлемен киметүе турында видео да куйган. Роликның герое – «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Мәгълүмати технологияләр идарәсе җитәкчесе, директор урынбасары Илдар Фәрәхов. Ул дәүләт алдында 2030 елга юлларда кешеләр үлеме очракларын бетерү бурычы торганын сөйләде.
«Һәр кеше, һәр гомер мөһим. 2008 елдан башлап хәзергә кадәр транспорт куркынычы ике тапкырга кимеде», – дип сөйләгән Илдар Фарахов.
Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан бирле, ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә тормышка ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше булган «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз