news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү дәвам итә

Татарстанда 2027 елда төзекләндереләчәк парклар, скверлар, яр буйлары, урамнар һәм бульварлар өчен тавыш бирү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МАКС» каналында хәбәр итте.

Республика халкына сайлау өчен барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында урнашкан 178 җәмәгать киңлеге тәкъдим ителгән.

Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Миңнеханов искәртеп үткәнчә, 2017 елдан бирле республикада 268 җәмәгать киңлеге яңартылган һәм татарстанлыларның яраткан ял итү урынына әйләнгән.

Ул республика халкын 12 июньгә кадәр тавыш бирүдә катнашырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot