news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда такси эшенең яңа регламенты турындагы законны имзалады

Татарстанда такси эшенең яңа кагыйдәләре расланды. Аерым алганда, хәзер пассажирларны йөртүчеләр эшкә рөхсәт алырга тиеш. Аны вәкаләтле орган бирә. «Татарстан Республикасында җиңел таксиларда пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында»гы законга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйды.

Рөхсәт - ул пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру хокукын бирә торган электрон документ. Ул биш елга бирелә. Мондый рөхсәтне бирү тәртибен Татарстан Министрлар Кабинеты билгели.

Шулай ук Министрлар Кабинетының яңа вәкаләтләренә Татарстан башкарма хакимиятенең пассажирларны йөртүне оештыра һәм бу эшне контрольдә тота торган органын билгеләү, җиңел такси йөртүчеләр турында белешмә әзерләү һәм аларны вәкаләтле органга җибәрү тәртибен билгеләү керә.

Моннан тыш, җиңел таксига заказ бирү хезмәте түләүле хезмәтләр, бәя һәм түләү кагыйдәләрен урнаштыру тәртибен эшләячәк.

Җиңел таксига куела торган таләпләр арасында аларның төсе күрсәтелгән - ул «ак яки сары төсләр гаммасына туры килергә тиеш».

Вәкаләтле орган рөхсәт бирү һәм аларны гамәлдән чыгару өчен генә җавап бирмәячәк. Аның функцияләре арасында шулай ук такси төбәк реестрын алып бару, тарифлар турында мәгълүматлар урнаштыру өчен сайтны билгеләү һәм башкалар бар.

Искәртик, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республикада такси эшен яңача оештыру турындагы законны 13 июльдә кабул итте. Яңа документны кабул итү белән такси эшен оештыручы юридик затка таксида пассажир иминлеге һәм клиентның мөмкин булган дәгъвалары өчен җаваплылык кертелә, диелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100